Центральная библиотека

Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция.

Иж-Бубый авылында Мөхлисә Бубыйның 150 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә Әгерҗе үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре һәм үзәк китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре дә катнашты. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган бу чара милләтебез өчен җанын фида кылган Бертуган Бубыйлар истәлеген зурлау булып яңгырады.