Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

История Терсинской сельской библиотеки

Тирсә авылы китапханәсе тарихы.

  Тирсә авылына ХIV-XV гасырларда, хәзерге Оренбург өлкәсе территориясендә булган Тирсә елгасы буеннан күченеп килүчеләр нигез салган дигән фаразлар бар.

  Тирсә авылы Чаж(Шәде) елгасы буена урнашкан. Бу елга Тирсәдән 40 чакырым ераклыктагы Чажыбаш исемле удмурт авылы янындагы чишмәләрдән башлана.

   Тирсә авылында ирләр мәдрәсәсе була. 1905 елда монда коммунист Харис Шаймарданов укыткан.Ул үзенен өендә китапханә булдырган.Анда Г.Тукайның китаплары белән бергә рус язучыларының да китаплары була. Бервакыт Бубый авылы мулласына тентү килә.Шул вакытта алар Харис янына да кереп чыгалар.Китапханәдәге китаплар юк ителә.

  1949 елда Тирсә авыл китаханәсенә  Алабуга китапханәчеләр техникумын тәмамлаган яшь белгеч Гараева Мәсхүдә  Харис кызы  эшкә билгеләнә.У вакытларда китапханәгә 400-500 укучы йөри.Соңрак аларның саны 650-700 гә кадәр җитә. Мәсхүдә апа 35 ел гомерен китапханәче хезмәтенә багышлый. Ул  “Иң яхшы китапханә эшчесе” исеменә лаек була, “Победитель соцсоревнования» медале һәм “Знак почета” ордены белән бүләкләнә.

   Алабуга китапханәчеләр әзерләү техникумын тәмамлап кайткан белгеч  Ганеева Алмазия Набиевна 1960-1962 елларда Тирсә авыл китапханәсендә эшли. Ул үзенең эшен бик яратып алып бара.

  Гараева Мәсхүдә апа лаеклы ялга киткәч  1985 елда Тирсә авылы китапханәсен Насибуллина Эльза апа кабул итә һәм 2000 елга кадәр эшли. 2000 елда Тирсә авыл китапханәсе ябыла.Аның фонды Тирсә авылы “Сельхозтехника” китапханәсе  һәм башка  китапханәләр фондына тапшырыла. Насибуллина Эльза апа эшләгән дәвердә китапханәдә 7600экз. китап, 525 укучы исәпләнә. 

   1973 елда Тирсә авылы МТС ында китапханә ачыла һәм Тирсә авылында ике китапханә исәпләнә. Бу китапханәнең фондында күпчелек өлешендә   техник әдәбият  була. Китапханәче итеп Галиуллина Луиза Мукатдасовнаны билгелиләр.

    Тирсә авылы “Сельхозтехника”  китапханәсендә  1979-1985 елларда Кашапова Альфира Хусаиновна эшли. 1981 елда бу китапханәне  үзәкләштерелгән китапханәләр системасына кертәләр.

    1985 елда китапханәдә Сулейманова Гөлсинә Зиннуровна эшли башлый. Бу елларда китап фонды 7357 экз. була.

    Сулейманова Гөлсинә Зиннур кызы лаеклы ялга киткәннән сон 2005 елдан Тирсә авыл китапханәсен  Галлямова Раушания Ильдус кызы һәм Башарова Гөлчәчәк Рафиль кызы кабул итеп алалар.Китапханәнең мәйданы 116 кв.м тәшкил итә. Бугенге көндә  китапханәгә бик күп төрле газета-журналлар килә. Китапханәнең фонды 9648 экз.китап бар. Китапханә 2 компьютер, 1 принтер белән тулыландырылган. Китапханә  Тоба, Наҗар, Чишмә, Мордыбый авылларына  хезмәт күрсәтә.