«Без Тукай оныклары» әдәби –музыкаль кичә.
26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан авыл китапханәсендә “Миләүшә” балалар бакчасы белән берлектә «Без Тукай оныклары» дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичә узды. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Балалар Г .Тукай шигырьләрен сәхнәләштерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, әкиятләрдән пазллар җыйдылар,төрле уеннарда катнаштылар. Г.Тукай әсәрләреннәе эшләнгән мультфильмнар карадылар Әлеге чарага «Габдулла Тукай безнең йөрәкләрдә»дигән китап күргәзмәсе оештырылды.