Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

"Кабак - бакча патшасы" бәйрәме

26 нчы октябрь - Кабак көне уңаеннан "Кабак - бакча патшасы" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмгә килүчеләр тәмле итеп кабактан төрле ризыклар пешереп килделэр: кабак бәлеше, коймагы, самсасы, бөккәне, пирогы, кыстыбые, кабак согы, вареньесы, эченә тутырган кабак h.б..
Кабак кына диярсен, әллә ничә төрле ризык әзерләп була үзеннән, рецептлар белән бүлештек...
Кабактан әзерләнгән ризык тәмле аш кына түгел, тәмле дару да булып санала икән әле, алар турында да сөйләштек.
Кабакны ашап кына тугел ясап та карадык (мастер-класс)...
Чара чәй эчү белән тәмамланды, анда кабактан әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителде...