#УкытучымтурындасөйлимӘгерҗе
Укытучы! Әлеге сүзне ишетүгә, күбебезнең күз алдына нәни кулыбыздан тотып язарга өйрәткән беренче укытучыбыз килеп баса. Ничек кенә булмасын, һәр кешенең “Менә ул чын укытучы”, – диярлек остазы бар. Ул аны еллар узган саен сагынып искә ала, гомере буена аңа рәхмәт укый.
Минем беренче укытучым – Гильмутдинова Венера Мулламухаметовна. Мин укытучыма гомерем буе рәхмәтлемен. Безгә кулыбызга каләм тотып язарга, беренче белем серләрен үзләштерергә хөрмәтле мөгаллимәм өйрәтте.
Венера Мулламухаметовна әкияти гүзәллеккә бай булган Тугызбуй төбәгенең Девятернә авылында туып үскән.Арча педагогия көллиятен кызыл дипломга тәмамлап,укуын Казан дәүләт педагогия институтында дәвам итә.Хезмәт юлын Әгерҗе районы Яңа-Авыл сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. Ул үз эшен яратып һәм бик теләп башкара. Укучыларга бөтен җанын биреп, укырга, язарга өйрәтә. Беренче укытучыбыз 1981нчы елның алтын көзендә беренче сыйныфка укырга кергән 9 бөртек кечкенә сабыйларда мәктәпкә, белемгә мәхәббәт уятты. Олыны – олы, кечене – кече итәргә, ярыша – ярыша бер – беребездән уздырып, тырышып укырга өйрәтте Венера апа.
Укытучы апабызның ачуланганын, тавыш күтәреп кычкырганын бер дә хәтерләмим. Безне өйдә үз дигәнен генә эшләп йөргән 7 кыз, 2 тиктормас егетне ничек тыңлаткандыр, белмим. Гел елмаеп кына торучы укытучыбызны үзебез дә бик ярата идек шул. Безнең мәктәпне тәмамлаганга 32 ел вакыт узып китсә дә, укытучыбызны урамда очратсак күңел шатлана.
Минем хәзерге вакытта Тирсә авыл китапханәсендә китапханәче булып эшләвемдә дә беренче укытучымның өлеше зур дип уйлыйм. Нәкъ менә ул безгә китапка, матур әдәбиятка мәхәббәт уятты.
Венера Мулламухаметовна Яңа-Авыл мәктәбендә укытучы гына түгел, җитәкче вазифасын да башкарды .Җәмәгатьэшлеклесе булу зур вазифалар йөкләсә дә, барысына да җитеште ул. Бүгенге көндә хөрмәтле укытучыбыз лаеклы ялда.
Тормышында ачы хәсрәтләр, авырлыклар күп күрсә дә, Венера апа сынмады, сыгылмады, башын югары күтәреп, үзенең укучыларына маяк булып, чын мәгънәсендә остаз булып һәрвакыт алга атлады.
Хөрмәтле укытучым, остазым Венера Мулламухаметовна, сезгә алдагы көннәрегездә исәнлек-саулык, шатлыклы тыныч, аяз көннәр, алга таба да авырлыкларга бирешмичә, озын-озак гомер кичерүегезне, балаларыгызның игелеген, оныкларыгызның куанычын тоеп яшәвегезне телим. Һәрвакыт шулай сабыр, олы йөрәкле, ярдәмчел булып калыгыз. Без сезнең белән горурланабыз.