“Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди” китап күргәзмәсе
Даут Гобәйдинең тууына 150 ел.
Ул 1873 елда хәзерге Татарстан АССРның Әгерҗе районына караган Кыдырлы авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Бик яшьли ятим калып, бала чагын әбисе тәрбиясендә уздыра. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, әбисе аны Ул заманда татарның алдынгы уку йортларыннан Саналган «Буби» мәдрәсәсенә укырга бирә. Даут шунда, үз көнен үзе Күреп, 1897 елга кадәр укый һәм, мәдрәсәне уңышлы тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Бераздан ул авылда кызлар мәдрәсәсе ^чып җибәрә һәм шунда үзе мөдәррислек итә башлый.
Д. Гобәйдинең беренче иҗат тәҗрибәләре дә шушы чорга карый. Ул Әхлак-мораль мәсьәләләрен мәгърифәтчелек рухында яктырткан «Татар кызы», «Күке», «Сабанчы карт» кебек шигырьләрен яза, Гогольнең «Женитьба» («Өйләнү»), «Ревизор» исемле комедияләрен тәрҗемә итә. 1912 елда аның тәрҗемәсендә Марк Твенның «Принц һәм теләнче» романм аерым китап булып басылып чыга.Бөек шәхеснең юбилеена китапханәдә “Мәгърифәтче, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Давыт Гобәйди” китап күргәзмәсе ясалды.