“Туган ягым Әгерҗем”китап күргәзмәсе
21 август Туган як! Туган як кеше өчен ата — анасы кебек үк кадерле.
Кеше кайда гына булмасын, ул иң беренче чиратта әти — әнисен, туган ягын искә төшерә, алар белән бәйләнешле истәлекләрен яңарта. Үз төбәген белмәгән, өйрәнмәгән, аңа битараф кеше үз туган илен ярата алмый. Китапханәдә туган ягыбыз Әгерҗегә багышланган “Туган ягым Әгерҗем” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли.