Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

"Самовар бәйрәме" әдәби -музыкаль кичә.

18 август Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр елы уңаеннан "Самовар бәйрәме" гөрләп узды.
Татар халкының мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү, көнкүрешенә игътибарны арттыру, чәй эчү йолаларын искә төшерү максатыннан Самовар бәйрәме үткәрелде. Халкыбыз самоварны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда да, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр иң беренче чиратта самоварны алган.Бәйрәмгә берсеннән-берсе матур һәм үзенчәлекле нәсел-нәсәб самоварлары күргәзмәсе дә оештырылды.
Бәйрәмебез биюче кызларыбызның матур биюләре, җырлар, шигырьләр,табышмаклар белән үрелеп барды.
Элек-электән самавырлы йорт- ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Кунакларыбыз самовардан кайнгаган чәй белән сыйландылар.