Китап күргәзмәсе “Туган ягым шагыйрәсе”
Бүген Әгерҗе районы Исәнбай авылында яшәп иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлеге әгъзасы, Риза Шәфи, Таҗи Гыйззәт исемендәге премиялар лауреаты, мәдәният казанышлары өчен күкрәк билгесе иясе, "Язмышым канатында" (2003), "Кояш исе" (2008), "Һәр бәйрәмнең үз гаме" (2012), "Көзге күкрәү" (2013) исемле китаплар авторы Әлфирә Авзал кызы Низамованың матур гомер бәйрәме 70 яшьлек юбилее. Китапханәдә язучы Әлфирә апа Низамованың юбилее уңаеннан “Туган ягым шагыйрәсе” исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә аның китаплары, газетада басылган иҗат җимешләре куелды.