Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

"Укытучы иҗатта"

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы.
"Укытучы иҗатта"
Низамбиева Раушания Ринат кызы 1971 елның 27 мартында Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Тирсә авылында дөньяга килә. Тирсә сигезьеллык мәктәбен тәмамлап, 1986-1990 елларда Арча педагогия училищесында белем ала. Башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен алып, туган авылына укытучы булып эшкә кайта.1990-1995 нче елларда читтән торып Казан дәүләт педагогия университетын тәмамлый. 10 ел башлангыч сыйныф укытучысы эшләгәннән соң,2001 елда укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә.2004 елдан башлап, туган мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта.
Аның укучылары республика, район күләмендә уздырыла торган конкурсларда, олимпиадаларда,конференөияләрдә җиңүләр яулыйлар.
2012,2013 нче елларда”Безнең яхшы укытучы” Республика грантына лаек була.
2014 нче елда Татарстан Республикасының “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары” күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
2021 елда Раушания Ринатовнаның “Тәрбия-укыту нигезе: рус һәм татар мәктәпләрендә эшләүче туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен ярдәмлек” җыентыгы басылып чыга. Бу җыентыкта Р.Фәхретдин педагогик мирасын дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда куллану, укучыларда әхлак сыйфатларын тәрбияләү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим ителгән. Ярдәмлектә әхлак тәрбиясе буенча чыгышлар, дәрес һәм дәрестән тыш эшкәртмәләр тупланган. Кушымта буларак туган тел дәресләрендә куллану өчен лайфхаклар,әхлак темасына караган әкиятләр тәкъдим ителә.