"Туган якның талантлы шәхесләре" китап күргәзмәсе
Китапханәдә язучы, журналист, Риза Шәфи, Саҗидә Сөләйманова , Шәйхи Маннур исемендәге премияләр лауреаты, шигырьләре, хикәяләре тупланган берничә китап авторы. Ринат Батталовның тууына 75 ел уңаеннан "Туган якның талантлы шәхесләре" исемле күргәзмә оештырылды.
Ринат Гыймазетдин улы Батталов1948 елның 17 июнендә Татарстан АССР Әгерҗе районы Ырыс авылында туган. Удмуртиянең Алнаш районы Гөлширмә мәктәбен, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын, Удмурт дәүләт университетын (Ижау) тәмамлаган. Авиация радисты булып хәрби хезмәтне үткән. 2018 елның 4 маенда вафат, Әгерҗе районы Уразай авылы зиратында җирләнә.