Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Без-Тукай оныклары!” әдәби-музыкаль кичә.

27 апрель Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 еллыгына “Без-Тукай оныклары!” дип исемләнгән чара узды. Балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен укыдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, җырлар җырладылар, Әкият геройлары чыгышы күңел ачуны бизәде. Бәйрәм ахырында балалар "Туган тел"җырын башкардылар. Чарага “Тукай безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән балалар китапларыннан китап күргәзмәсе ясалды.