Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Безнең яшьлек җырлары” әдәби-музыкаль кичә.

Җыр... Шушы өч хәрефтән торган сүзгә дөнья үзе сыйган кебек. Табигатьнең һәр күренешендә, һәр мизгелендә җыр бар! Безнең һәр күзәнәгебез җыр дигән сихри аһәңне үзенә сеңдереп, башкача тормыш белән яши башлый. Шуңа күрә без, кешеләр, җыр-моңга тартылабыз, аны бик яратабыз. Җыр-моңнан башка яшәү - түбәсез йортта торуга, тозсыз аш ашауга тиң!
Бүген бездә дә Тирсә мәдәният йорты белән берлектә өлкәннәр өчен “Безнең яшьлек җырлары” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Матур җырлар тыңлап, үзләре дә яшьлекләренә кайтып, төрле күңелле уеннар уйнап, хатирәләр яңартып, җырлап күңел ачтылар. Кичә чәй өстәле артында тәмамланды.