Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

Мастер-класс "Халкым җәүһәрләре»

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләре белән йөгереп язның беренче ае - март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Әлеге бәйрәм уңаеннан Тирсә мәдәният йортында "Халкым җәүһәрләре» хатын-кызларга милли баш киеме - калфак тегү мастер-класс һәм өлкәннәр өчен чәй табыны янында бәйрәм кичәсе узды. Җир йөзен бизәп торучы гүзәл затлар, сезне 8 Март бәйрәме белән тәбриклибез! Яз сулышы гаиләләрегезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Кадерле әниләр, әбиләр! Һәрвакыт көләч йөзле, сау-сәламәт, бәхетле булыгыз!