Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Ул кабызган утлар...” китаплар күргәзмәсе

5 сентябрьдә актер, драматург, режиссер, татар театрына нигез салучыларның берсе Кәрим Гали улы Тинчуринның тууына 135 ел тула.
Татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Гали улы Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә хәзерге Пенза өлкәсенең Аккүл (элек Таракан) авылында крестьян гаиләсендә туа. 1910 елда К.Тинчурин Г.Кариев җитәкчелегендәге “Сәйяр“гә актер булып эшкә урнаша һәм шул вакыттан алып үзенең бөтен гомерен, сәләтен татар театр сәнгатен һәм драматургиясен үстерүгә багышлый. Үзе уйнау белән бергә К.Тинчурин труппаның репертуарын баетуга да көчен куя, бер-бер артлы пьесалар яза. “Хәләл кәсеп“ (1910), “Шомлы адым“ (1910-1912), “Беренче чәчәкләр“ (1913), “Назлы кияү“, “Җилкуарлар“ әсәрләре белән үзен драматург итеп таныта. Китапханәдә Кәрим Тинчуринга багышланган “Ул кабызган утлар...” исемле китаплар күргәзмәсе эшли.