"Карга боткасы”
Борынгы заманнардан ук безнең халык матур бәйрәм чаралары уздырган. Шул бәйрәмнәрнең берсе Карга боткасы булып тора.Җир кардан ачылгач, җылы яктан кошлар кайткан мизгелдә кешеләр матур бәйрәм уздырганнар. 1 май көнне һәр елдагыча Тирсә авыл мәдәният йорты каршында "Карга боткасы” бәйрәме уздырылды. Казанда төрле ярмадан ботка пеште, уеннар уйнатылды, балалар күңелле итеп саф һавада ял иттеләр.