Терсинская сельская библиотека - филиал № 8

“Безнең күнелләрдә син, Тукай!" - бәйрәм

26 нчы апрель көнне китапханәдә “Миләүшә” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган “Безнең күнелләрдә син, Тукай!" дигән бәйрәм үткәрелде. Бәйрәмдә балалар Г.Тукайның шигырьләрен, әкиятләрен тынладылар. Үзләредә бик матур итеп өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр. Шагыйрьнең әкиятләреннән ясалган пазллар жыйдылар. Китапханәдә булган Г.Тукай китаплары белән таныштылар.
Бәйрәм чарасы халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.