Проект "У войны не женское лицо"
Тирсә авылы мәдәният хезмәткәрләре "У войны не женское лицо" проектында катнашуны дәвам итә. Шул уңайдан, бүген Муллахметова Хәдичә апа Лотфурахмановнага юл тоттык. Хәдичә апа 1927 елда Әгерҗе районы Мордыбый авылында туган. Шушында 7 класс белем алган. Озак еллар Тирсә авыл мәктәбендә җыештыручы булып эшләгән. Хәдичә апа сугыш елларындагы авыр хезмәтне искә алды, хәтирәләрне яңартты.Без Хәдичә апага китапханә һәм мәдәният тормышы турында сөйләдек.Журналлар, яна китаплар белән таныштырдык,буләк тапшырдык.Бугенге көндә Хәдичә апа килене һәм малае тәрбиясендә Мордыбый авылында яши.