"Шагыйрь җанлы мөгәллимә"
"Шагыйрь җанлы мөгәллимә"
Кәримова (Галиева) Әнисә Мөхәммәткасыйм кызы Әгерҗе районы Салагыш авылында 1937 елның 17 нче гыйнварында туган. Әти - әниләре – Фәтхия апа һәм Касыйм абый үзләре укырга яратканнар, Тукай шигырьләрен яттан өйрәнгәннәр, белем һәм мәдәниятне бәяли һәм ихтирам итә белгәннәр. Менә шуңа күрәдер, кыз тәэсиргә тиз бирелүчән, тирән фикер йөртүчән булып үсә, кечкенәдән әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләнә. Салагышта туса да, аның балачагы Актаныш районы Пучы авылында үтә. 1955 нче елда Әнисә апа данлыклы Иж-Бубый мәктәбенә укырга керә. 55 чакрым араны кышкы салкыннарда, буранлы кышларда җәяүләп йөри. 8 нче классны укыр өчен исә, Казанга ук китәргә туры килә. Әмма ул анда озак тоткарланмый, кире Иж-Бубый мәктәбенә кайта һәм укуын дәвам итә . Белем алуга омтылышы аны Алабугага алып бара һәм Әнисә Кәримова 1959 нчы елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын уңышлы тәмамлый. 40 елдан артык гомерен укучыларга белем бирүгә багышлый.
1998 нче елда Әнисә апаның “Яшьлегем сиреньнәре” исемле мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә .“Яшьлегем сиреньнәре” җыентыгына барлыгы 53 шигырь кертелгән. Китап 2 бүлектән тора. I бүлек “Яшьлегем сиреньнәре”, II бүлек “Багышлаулар” дип исемләнгән.Шигырьләр җыентыгы исеменнән күренгәнчә, тормышның иң матур вакыты – яшьлеккә багышланган. Әнисә Кәримовага 1981 елда “РСФСРның халык мәгарифе отличнигы” исеме бирелә.