Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Туган телем, Туган җирем

21 февраль халыкара туган тел көне!
Туган тел һәркем өчен дә газиз сүз бу. Чөнки иң кадерле, бернәрсә белән дә алыштырылмый торган “әни”, “әти”, “әби”, “бабай” сүзләрен башлап туган телдә әйтәбез. Туган үскән ил- җирнең якынлыгын Ватанның газизлеген без туган тел ярдәмендә тойганбыз. Шагыйрьләребезнең матур-матур шигырьләрен ятлап, әле дә куанабыз, рухланабыз.
Шул уңайдан без дә бәйрәм оештырырга уйладык Чулпан Равиль кызы белән. Яңа-Авыл мәдәният хезмәткәрләре ярдәме белән бик зур бәйрәм оештырылды. Бәйрәм коймак, чәй белән башланып китте. Кичә ике өлешкә бүленде. “ Ярангөл” белән “Шатлык” төркеме үз осталыкларын җыр, бию аша күрсәттеләр. Икенче өлештә “Күңел чишмәләре” үз иҗатлары белән таныштырып уздылар. Алар бик тәмләп, матур итеп укыдылар. Үз иҗатларын башкарганда елмаеп та, елап та алдык.
Туган тел бәйрәменә
Зур чарага җыелдык.
Җыр, бию, шигерьләре
Күңелләргә үтәрлек!
Алып баручы Рәсимә
Аңлатып сөйләп торды.
Тамашачы чыгышларны
Олы алкышка күмде.
Туган телем-ана теле!
Нинди якын һәркемгә
Әллүкиле татар теле
Яши шулай һәркемдә!
Бәйрәм югары дәрәҗәдә узды.