СССР-балалары
Балачакка кире кайтыр идем,
Кире кайта торган юл булса...
Бу юлларны кабатлаганда, ирексездән үзеңнең балачак елларыңа, ул елларның җылы истәлекләрен саклаган хәтирәләргә ,уйнап ускән урамнарына ,туып-үскән йортыңа иң кадерле төш күргән сыман әйләнеп кайтасың. Күзеңне йомасың, ул төшнең озаграк сузылуын, кабатлануын телисең,куңелгә иң якын булган хатирәләрдән аерыласы, уянасы килми. Күңелле уеннары, уку еллары, шуклыклары, әти-әни кочагында бер борчусыз яшәгән вакытлар булып истә калган ул. Чәчләргә чал кереп, үзебез әни,инде кайберлэребез эби-бабай булгач кына, ул чакларның, хәзер инде буй җитмәслек еракта калган иң кадерле чор булганын, аны берничек тә кайтарып булмаслык хыял икәнен күңелебездән үткәрәбез…....
«СССРда Балачак» уен программасы — катнашучыларны Совет балачагы атмосферасына күчерә торган мавыктыргыч чара булды, ул аларны үткән заманнар турындагы истәлекләр белән тулыландырды һәм шул чор мәдәнияте белән таныштырды. Программа кысаларында кунаклар совет уеннары, күңел ачулар һәм традицияләр дөньясына чумдылар. Чарада катнашучылар төрле елларда балаларның көннәре ничек узганын белделэр. «Чырталы », «Каешлы», «Штандыр ,штандыр -тукта», «Сенгердэ сикереш» «Шешэле»кебек классик совет уеннарында һәм кызыклы конкурсларда катнаштылар.»Әке бәке,кыек сәке,Майлы ботка ,эремчек!Син калып тор,ә син чык»-дип санагычлар эйткәндэ кузгә яшьләр дә килде хәттә. Популяр жырлар тыңладылар һәм сагыну атмосферасы тудыру өчен Совет фильмнарының якты эпизодларын карадылар.. Әлеге чара катнашучыларда(өлкэн буында) сагыну хисе уятса, яшь буынга мәдәни мирас белән таныштыру, шулай ук онытылмас тәэсирләр һәм уңай кәеф бүләк итү өчен булдырылды..