Китап-белем чишмәсе.
Китап-эшләгән чакта ярдәмче, ял иткәндә- иптәш, кайчакта ул –күңел ачу әйбере, һәрвакытта юлдаш, киңәшче, ә аның белән дуслашкан кеше өчен ышанычлы дус.
Китап ул могҗиза.Менә өстәлдә куш уч төбе зурлыгында гына китап ята, ә аңа кешеләр, йортлар, шәһәрләр сыйган. Китап өстәлдә хәрәкәтсез ята, әмма ул безне зур тизлек белән бер очтан бер очка, бер илдән бер илгә һәм шулай ук җир шарының төрле почмакларына илтеп куя.