, Әбидән калган вакыт
,, Әбидән калган вакыт,, исеме астында әзерләнгән кургәзмә.
Яшь чакта әби апаларыбыз кичләрен кул эшләре артында үткәргәннәр. Хатын-кызларның күпчелеге тегү, бәйләү һәм чигү белән шөгыльләнә белгән. Татар чигүе татарларның сәнгать иҗатының иң традицион һәм борынгы төрләренең берсе булып тора. Күргәзмәгә авыл халкынын күп еллар буе сандыкларда саклаган төрле пәрдәләр, ашъяулыклар, тастымаллар, сөлгеләр, япмалар, мендәрләр, намазлыклар куелды.Ул җайланмалар ярдәмендә Хатын-кызлар элек үз осталыкларын гына күрсәтеп калмыйча, кием-салымны, торакның интерьерын да бизи алганнар. Билгеле булганча, татарлар йортында тукыма бизәкләр һәрвакыт күп булган. Әгәр аларда кунаклар яки чит кешеләрдән берәрсе булса, аларның барлык кул эшләре стеналарга эленеп куела һәм өстәлләргә төрле төстәге ашъяулыклар ябыла торган була.Мондый матурлыкны тудырыр очен эбилэребезгэ техник яктан җеп, энә, чигү кармагы ,бармакчалар һәм башка бик үк катлаулы булмаган һәм арзан җайланмалар гына кирәк булган..