Таҗи Гыйззәт - якташ язучыбыз
Драматург, актер, ТАССРның (1939) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1940), 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Таҗи Кәлимулла улы Гыйззәт (Гыйззәтуллин) 1895 елның 15 сентябрендә Әгерҗе районының Барҗы-Омга (Умга) авылында игенче гаиләсендә туган.
Ул үз гомерендә 37 пьеса яза. Аларның күбесе Татар дәүләт академия театрында куела (мәсәлән, «Чаткылар», «Ташкыннар», «Бишбүләк», «Таймасовлар», «Наемщик»).
Китапханәдә якташ язучыбызга багышланган күргәзмә ясалды.