Янга-Аульская сельская библиотека - филиал № 36

Газинур Морат - туган телгә мәдхия җырлаучы


Г.Морат — үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, тыгыз фикер­ле, серле сагыш-моң белән өртелгән, романтик рухлы, бер үк вакытта за­манча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Аның шигъри стиле көтелмәгән чагыштыру-метафораларга, хикмәтле сүз, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләргә бай булуы белән аерылып тора.
Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» исемле китабында (2002) урын ала. 2001 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ә 2007 елда «Төнге әверелеш» дигән китабы һәм иҗат яшьләре белән актив эшләгәне өчен Г.Мо­рат Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. “Кош хокукы” дигән шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен ул 2016 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була. 2022 елда Г.Моратка “Татарстанның халык шагыйре” дигән мактаулы исем бирелә.

Китапханәдә Газинур Морат китапларыннан күргәзмә оештырылды.