Шаршадинская сельская библиотека - филиал № 34

"Әниләр-гаилә учагы"

Гаиләбез ныклы булсын өчен,

Сезнең җылы, сезнең наз кирәк.

Сездә генә, бары сездә генә,

Барсын сыйдыручы зур йөрәк.

Әниләр көне уңаеннан Шаршады авылында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан "Әниләр- гаилә учагы" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе оештырылды. Бәйрәм киче матур шигырьләргә, моңлы җырларга, такмакларга уралып чәй өстәле артында алып барылды.