Праздник "Нәүрүз мөбәрәк булсын!”
Бүген язны каршылау бәйрәме –Нәүрүз уздырдык. Чарага Нәүрүзбикә, Кояш, Кыш бабай да килгәннәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм бәйрәмнең төп сәбәпчесе булган Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, бау тартышыпта ярышып карадылар. Икенче команда җитезрәк булып чыкты. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады.
Бу көнне барысы- олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйландылар. Ә ул көнне ботка аеруча да тәмле була.