ТАТАРЧА ДИКТАНТ 2025
2025 нче елның 14 нче ноябрендә Әгерҗе районы Тәбәрле авылы китапханәсендә "Татарча диктант" акциясе узды. Акцияне Тәбәрле авылы китапханәсе оештырды..Бу акциядә 12 кеше катнашты. Катнашучылар язучы Каюм Насыйрига багышланган "Татар Мәгърифәтчесе, галим, педагог һәм язучы” исемле китап күргәзмәсе белән таныштылар. Мәгърифәтченең "Кабуснамә" хикәясеннән өзекне ветеран укытучыбыз Гомәрова Фәнзилә Фәрит кызы укыды.