“Балалар әдәбияты остасы”

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.