Фольклор кичә “Орчык бәйрәме”
Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Борынгы гореф-гадәтләрне искә төшерү, тергезү максатыннан китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Ак калфак» коллективы онытылып барган йолаларның берсе - “Орчык бәйрәме” оештырды.
Чара “Утыр әле яннарыма” җыры белән башланып китте. Бәйрәмгә һәрберсе үзләренең кул эшләрен алып килгән: берәүләре йон эрли, яза, ката, бәйли һәм йомгак чорный, эш тәртибе, беренче тапкыр бу кәсепкә йөрәнүләре турында сөйли. Бәйрәм халык җырлары, такмаклар, биюләр, "Йөзек салыш", "Орчык", "Мәкаль әйтеш" һәм башка уеннар белән үрелеп барды.