"Май канаты" ясау
Татар халкы үзенең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән бай. «Кич утыру»йоласы халык арасында яратып кулланыла. Элек - электән авыл хатыннары, кичләрен бер өйгә җыелып, кул эшләре белән шөгыльләнгәннәр: кызлар бирнәгә сөлге, ашъяулык, пәрдә һәм яулык чигәләр, ә өлкәнрәк хатыннар яулык, оекбаш, бияләй бәйлиләр. Шунда ук төрле уеннар оештырганнар, җырлаганнар һәм биегәннәр.
Иске Эсләк мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Кич утыру " кичәсе үткәрелде. Авылдашлар белән кышкы озын кичләрдә бергәләшеп канат суеп, май канаты ясадык.
Безгә каз катлары, каз мае белән майланган коймаклар пешереп алып чыгучы Тимеркаева Разия апа зур рәхмәт.