"Россия - геройлар Ватаны"
Ватан Геройлары көне 9 декабрьдә илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көнне Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын һәм Изге Георгий ордены һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.Китапхандә әлеге дата уңаеннан «Россия-геройлар Ватаны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.. Күргәзмә өчен кешелекнең батырлыгын, намусын, кыюлыгын, каһарманлыгын чагылдыручы әдәбият сайланды