Старо-Сляковская сельская библиотека - филиал № 26

"Хәтер һәм кайгы көне"

1941 елның 22 июне – ил тарихына кара хәрефләр белән язылган кайгылы көн. Моннан 84 ел элек, нәкъ шушы көннең таңында, фашистлар Германиясе, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзына бәреп керә. 

Канкойгыч сугыш башлана. Беләбез, ул озак еллар дәвам итә, күпләрнең гомере өзелә, авыллар-шәһәрләр җир йөзеннән җуела. Җиңү яулау өчен зур корбаннар бирелә. Шуның өчен дә Ватанны саклау хакына үлемгә барган, һәр карыш җир, тыныч тормыш һәм иминлек өчен көрәшкән, дөньяны фашист илбасарларыннан азат иткән батырлар турындагы истәлекне саклау һәм киләчәк буынга тапшыру – һәркайсыбызның изге бурычы. Бөек Ватан сугышында башын салганнарның үлемсез батырлыгы йөрәкләребездә мәңге калачак. 

Китапхәнәдә балалар белән Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде.