Старо-Сляковская сельская библиотека - филиал № 26

Без Тукайны укыйбыз

26 апрель көнне “Без, Тукайны укыйбыз” дип исемләнгән  кичә үткәрелде. Кичәнең максаты : Габдулла Тукайның әсәрләренә, татар теленә, туган теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә, гореф-гадәтенә мәхәббәт тәрбияләү. Кичәдә 1-5 сыйныф укучылары катнашты.Укучылар Г.Тукайның шигырьләрен укыдылар,биографиясенә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, иҗатына багышланган биремнәрне чиштеләр.

Кичә И, Туган тел! җыры белән тамамланды.