Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Халыклар бердәмлеге елы

Бүген актив авылдашлар, өлкәннәр, дуслар, күрше авылдашлар белән берлектә " Язны каршылаганда" исемле сәяхәттә булдык.
Табигать кочагында рәхәтләнеп ял иттек.
Тәм - томнар белән сыйландык, чәйләр эчтек.
Гармун, баян көйләренә җырладык, биедек, "Капкалы", " Чума үрдәк -чума каз" уеннарын уйнадык.
Сынамышлар, мәкаль һәм әйтемнәр белән таныштык.
Тәнзилә апа Хәбибуллина, Раилә апа Бариева үзләренең матур шигырьләрен сөйләделәр
Бик күңелле ял итеп , тагын шулай очрашырга язсын дигән теләктә саубуллаштык.