Балалар китабы атналыгы
28 март көнне "Балалар китабы" атналыгы ачылды. Балалар китабы атналыгы барлык укучы балаларның бәйрәме. Тагы китапка гашыйк булган , кызыксынучан балалар һәм өлкәннәр бәйрәме дә.
Тиздән , Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәбез.
2026 ел " Халыклар бердәмлеге елы" .
Шул уңайдан китапханәдә күргәзмәләр куелды.
Балалар китабы атналыгы бер атна дәвамында узачак.
Шул вакыт аралыгында балалар өчен акцияләр, әңгәмәләр, очрашулар әзерләдек.
Хәерле сәгатьтә!