Уйнагыз гармуннар
Салагыш авыл мәдәният йортында " Уйнагыз гармуннар, тынмагыз" исемле бик матур, җылы эчтәлекле кичә узды.
Кичә баян, гармун көйләре, нәфис сүзләр, җырлар белән үрелеп барды.
Сәхнәдә авылыбыз җирлеге гармунчылары, баянчылары, үзешчәннәре чыгыш ясады. Гаиләләр белән чыгыш ясаучы авылдашлар да булды.
Кичә барышынла авылыбыз җирлегеннән 100 якын гармунчы, баянчы санап үтелде. Арабызда булмаганнарының фотолары , видеотасмада күрсәтелде.
Өч сәгать дәвамында барган кичә авылдашлар күңелендә озак сакланыр әле.
Кичәне авылыбыз гимны " Салагыш болыннары " исемле җыр белән тәмамладык.
Сәхнәдә катнашкан һәр үзешчәнгә рәхмәтләр белдердек, күчтәнәчләр тапшырдык.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Фәрдетдинова Илгизә Минесалих кызы иң җылы теләкләрен һәм рәхмәтләрен белдерде. Кичәдә үзе дә гармунда уйнады, җырлады.