Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Нәрүз бәйрәме

Рамазан гаете бәйрәме өч көн дәвам итә.
Гает -сөенеч , шатлык һәм , әдәп кысаларында , күңел ачу көне.
Бүген , 21 март -Нәүрүз яз бәйрәме дә!
Шул уңайдан мәктәп укучыларын, укытучыларын, актив өлкәннәрне мәдәният йортына бәйрәмгә чакырдык.
Бәйрәм чәй табыны янында башланып китте.
Килгән кунакларны тәмле коймак, бәлешләр, кайнар чәй һәм ботка белән сыйладык.
Бәйрәмне балалар өчен күңелле уеннар белән дәвам иттек.
Төрле ярышлар, уеннар, шаян биюләр балаларның күңелләрен күтәрде, бәйрәм яме өстәде. Башлангыч сыйныф укучылары Нәүрүз бәйрәме белән котлап җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Чара ахырында барлык килгән кунакларга күчтәнәчләр өләштек.
Бәйрәм бик күңелле узды!