8 март белән
Бүген иң матур бәйрәмнәрнең берсе, 8 март бәйрәме!
Барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлап, иң матур , иң җылы теләкләрне юллыйбыз!
Шул уңайдан Уразай авыл клубында бәйрәмгә багышланган , хәйрия концерты узды.
Концертта Салагыш, Уразай, Ямурза, Чилчә, Кырынды, Шаршады авыл үзешчәннәре катнашты.
Бәйрәм концерты җырлар, биюләр, театраль күренешләр, нәфис сүзләр, теләкләр, котлаулар , уен- көлке белән үрелеп барды.
Концерттан җыелган акча, махсус хәрби операциядә катнашучы ир - егетләребезгә ярдәмгә тапшырылачак.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын!