Халыкара хатын кызлар көне
Салагыш мәдәният йортында 8 март бәйрәме һәм мәктәпнең 125 еллыгы уңаеннан зур һәм матур кичә узды.
Бу чарада балалар бакчасы , мәктәп коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
Кичә җырлар, биюләр, театраль чыгышлар белән үрелеп барды.
Чара барышында ветеран укытучыларга чәчәкләр, уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналарга бүләкләр тапшырылды.