Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Китап киштәләренең табышмаклары һәм серләре

2026 ел-Халыклар бердәмлеге елы.
Шул уңайдан без кабат үз тамырларыбызга, уртак тарихыбызга, йолаларыбызга, безне бердәм һәм бөек итә торган рухи кыйммәтләргә мөрәҗәгать итәбез.
Бүген укучылар белән берлектә Пушкин картасы кысаларында " Китап киштәләренең табышмаклары һәм серләре " исемле чара уздырдык.
Чара барышында " Татар халык ашлары" темасына тукталдык.
Татар халкы бик борынгыдан ук аш- су әзерләргә оста булган, тәмле оригиналь ашлар пешергән, милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган.
Татар халкы җыр- биюгә, кул эшләренә дә осталыгын бүгенге көнгә кадәр саклап килә.
Укучыларны сәнгать өлкәсе белән дә таныштырып, халык җырларының исемнәрен барладык.
Без Татарстандад яшибез, шуңа күрә халыкның миллли ризыклары турында бүгенге чараны бик күңелле итеп узырдык.
Милли ашларның төрләрен санадык, аларны пешерү серләренә дә төшендек.
Бердәм һәм бергә булыйк!