Кычкырып уку көне
Бөтендөнья кычкырып уку көне ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә.
4 март - Бөтендөнья кычкырып уку көне.
Китап уку сүз байлыгын арттыра, кешеләр белән аралашырга ярдәм итә.
Кычкырып китап уку, укучыларда китап укуга кызыксыну уята, китап укуның нинди әһәмиятле булуын төшендерә.
Шул уңайдан авылдашыбыз Тәнзилә ханым Хәбибуллинаның "Тукай оныгы", "Салагышым матур авыл" исемле шигырьләрен укыдык.