Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

1март-Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне

1март-Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.
Шулай бәйле рәвештә балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманияне профилактикалауга игьтибар итү аеруча мөһим, чөнки нәкь менә шушы яшәештә наркотиклар куллану куркынычы аеруча зур.
Без, балаларны һәм яшүсмерләрне бу гасыр афәтеннән яклау һәм саклау уңаеннан, әңгәмәләр , дәресләр, күргәзмәләр белән таныштырып, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлдерүне төп максат итеп кую.
Шул уңайдан, мәдәният йортында " Начар гадәтләрдән көчлерәк булыйк " исемле әңгәмә уздырдык.
Яшүсмерләрне сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, тормышны яратырга, начар гадәтләрдән читтә йөрергә, көчлерәк булырга, сакланырга , сак, уяу булырга өндәдек.
Чара ахырында буклетлар өләштек.
Балаларны саклыйк һәм яклыйк!