Ватанны саклаучылар көне
Салагыш авыл мәдәният йортында , Ватанны саклаучылар көне уңаеннан , "Батырлык һәм дан! " исемле музыкаль кичә узды.
Ир -егетләр көненә багышланган бу чарада, Салагыш, Уразай, Шаршады, Кырынды авыл үзешчәннәре бик актив чыгыш ясады.
Бәйрәм җырлар, биюләр, шигырьләр, театраль чыгышлар, теләкләр, котлаулар , искә алулар белән үрелеп барды.
Муса Җәлилнең 120, Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан да , шигырьләр укылды, җәлилчеләр искә алынды.
21февраль -Халыкара туган тел көне уңаеннан, бәйрәмгә килгән тамашачы белән , "Туган тел" җыры башкарылды.
Сталинград, Ленинград, Әфган, Чечня, Бөек Ватан сугышында, МХО да катнашкан һәм һәлак булган авылдашлар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Бәйрәм кичәсе бик күңелле, эчтәлекле узды.
Февраль аенда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләрне дә котлап, җырлар башкарылды, теләкләр юлланды.Фәнисә елдда Салагыш авыл җирлегеннәнГөлүзәилә 50 еллык гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Фәнис- Зөлфия Шәйдуллинар, Зөлфәт -Флүзә Шияповлар, Равил -Гүзәлия Әзиятовлар. Бу гаиләләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык, куанычлар, зур уңышлар теләп, җыр бүләк иттек, иң җылы теләкләрне юлладык.
Салагыш авыл җирлеге башлыгы Фәрдетдинова Илгизә Минесалих кызы барлык авылдашларны , ир - егетләрне бәйрәм белән котлады. Авыл үзешчәннәренә рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.
Бәйрәмнән җыелган акча, МХО да катнашучы егетләргә ярдәмгә тапшырыла.
Бәйрәмнәр түгәрәк һәм мөбарәк булсын, дуслар!
Илләр тыныч, күкләр аяз булсын!