Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Акция "Әтиләрне котлау"

Тиздән 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне җитә!
Шул уңайдан, МХО да катнашып һәлак булган, Ватаныбыз өчен, Чечня, Украина сугышларында катнашып, гомерен кызганмаган геройның әтисен бәйрәм белән котладык.
Сабыр, киң күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел бу әтинең хәлләрен белдек, аңа сәламәтлек, сабырлык, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете, балалар һәм оныклар игелеге теләдек.
Батыр ул тәрбияләгәне өчен, аңа зур рәхмәтләр җиткердек.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын! Батырлар онытылмый!
Алар , мәңгелек!