Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

15 февраль -Әфганчылар көне.

15 февраль -Әфганчылар көне. Илебез тарихының әрнүле , кайгылы бер бите...
Күкләргә тиеп утырган таулар арасында үлем белән күзгә -күз очрашкан меңләгән язмышлар.
15 февраль -сугышчы - интернационалистларны искә алу көне.
Авылыбыз җирлегеннән дә, Әфган сугышында катнашучы ир -егетләребез бар.
Аларны искә алу һәм хөрмәт итү уңаеннан, аларга сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телибез, мәрхүм булганнарын искә алып, авылдашыбыз Рамил абый Мөхәммәдиевның шигырьләрен укыйбыз.
Кешелеккә күп кайгы -хәсрәтләр китергән Әфган сугышы тарихта кала, халык хәтерендә мәңге саклана.
Батырлар онытылмый!
Алар мәңгелек!
Укый: Рәзилә Насыйрова.
"Соңару".
"Син генә юк әнкәй, син генә"