Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Игра "Знатоки творчества Мусы Джалиля"

15 февраль көнне, герой -шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула.
Шул уңайдан, түгәрәк өстәл буенда, Пушкин картасы кысаларында "Муса Җәлил белгечләре" исемле чара узды.
Укучылар белән берлектә, шагыйрьнең тормыш юлына, иҗатына багышланган викторина уздырдык.
Патриот -шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган күргәзмә белән таныштык.
"Җәлилчеләр" турында да , аңлату эшләре алып бардык. Алар истәлегенә бер минут тынлык оештырдык.
Муса Җәлилнең "Ышанма" шигырен укучыларга укыдык.
Чара бик күңелле узды, укучылар бик теләп катнашты.
Патриотик бу чара , укучыларны көчле рухлы, төпле, батыр, мәрхәмәтле, игелекле, ярдәмчел булырга, Ватанны яратырга, геройларны онытмаска , хөрмәт итәргә өндәде.
Батырлар -безнең күңелләрдә! Батырлар онытылмый!