Без тынычлык өчен
Бүген, балалар бакчасында " Без тынычлык өчен! "исемле акция узды.
Балалар белән берлектә, тынычлык, сәламәтлек, дуслык турында сөйләштек.
"Террор" сүзенә тукталдык. Балаларга урамнарда ялгыз йөрмәскә, караңгыга калмаска, чит -ят кешеләр эндәшсә җавап бирмичә , читкә китәргә, таныш булмаган кешеләр кулыннан күчтәнәчләр, бүләкләр алмаска, юлда һәм башка урыннарда очраган әйберләргә тимәскә, тиз рәвештә өлкәннәргә әйтергә кирәклеге турында сөйләштек.
Бары үз якыннарың, дусларың, әти -әни, тәрбияче, укытучылар белән генә аралашу турында да, аңлату эшләре алып бардык.
Илләр тыныч, балалар сәламәт булсын!
Балалар уяу, сизгер, игьтибарлы булсыннар, дигән теләктә калыйк!