Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Батырлык дәресе "Сталинград сугышы"

Сталинград сугышы һәрчак хәтердә!
1943 елның 2 феврале тарихка Сталинград сугышында немец- фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне буларак керде.
Сталинград сугышы 100 мең квадрат километр мәйданда барган , ике яктан да аларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашкан.
Бүген, Салагыш авыл музеенда "Сталинградны саклаучылар" исемле батырлык дәресе узды.
Дәресне, музей җитәкчесе Хөснетдинова Хәлимә Муллакай кызы алып барды.
Авылыбыз җирлегеннән сугышта катнашкан, батыр геройлар белән якыннан таныштык.
Алар истәлегенә бер минут тынлык оештырдык.
Дәрес укучыларга, укытучыларга бик ошады. Батырлык дәресе, горур, көчле, батыр булырга өндәде.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын!