Салаушская сельская библиотека - филиал № 23

Әңгәмә "Ленинград блокадасы"

1944 нче елның 27 гыйнвары-Ленинградның камалыштан чыккан көне.
Ленинград- 872 көнгә камалышта кала.
Анда яшәүчеләр өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр көннәрнең берсе.
Бу тарихи вакыйга бүгенге көндә дә хәтердән чыкмый, ул мәңгелек.
"Ленинград блокадасы риваятьләргә тиң" исемле әңгәмәдә , укучылар бик күп төрле тарихи мәгьлүматлар, яңалыклар белән таныштылар.
Музей җитәкчесе Хәлимә апа Хөснетдинова, укучыларны бу тарихи вакыйга белән тулысынча таныштырды, бу вакыйгада катнашкан авылдаш батырларыбызны искә алдык. Алар истәлегенә бер минут тынлык оештырдык.
Әңгәмә укучыларны :Ватанның көчле , батыр уллары һәм кызлары булып үсәргә, тарихны онытмаска өндәде.
Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.